Флера Тарханова

Флера Тарханова: “Һәркемгә дә үз өлешен биргән Ходай”


Flera TarxanovaБезнең белешмә:

Туган җире: Чистай районы Яуширмә авылы

Туган елы: 1947 ел, 25 май

Белеме: Арча педагогия училищесы, КДУның татар филологиясе факультеты

12 китап авторы

Югары Совет Президиумы Мактау грамотасы, Татарстан республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Хезмәт юлы: укытучы, аспирант, “Радиоприбор” заводында инженер-конструктор, “Шәһри Казан” газетасында корреспондент, тәрҗемәче, “Татарстан хәбәрләре” газетасында тәрҗемә бүлеге җитәкчесе, Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында баш референт-тәрҗемәче

Гаилә хәле: кызы – Ләйсән, кияве – Илфат, оныклары – Диана, Әдилә.

— Флёра исеме нәрсәне аңлата?

— Флёра – Көнбатыш Европа телләрендә чәчәк дигән сүз. Яңа чыгачак китабымда газәлләр дә бар. Шул газәлләргә исемемнең татарчасы Гөлчәчкә — псевдоним булып кереп китте.

— Гөлчәчкәнең бөре чагы, ягъни бала чагы нинди булды?

— Без – 9 бала. Мин берара 4 малай (ике абыем, ике энем) арасында үстем. Шул чакта алар белән көрәшеп, алар белән ярышып йөреп, физик яктан шактый ныгыдым. Хәтердә — мәктәптә укыган чакта машина, мотоцикл йөртергә өйрәнәсем килде. Бу эшкә энем Илдус алынды. Беркөн шулай, көтүләр кайтканнан соң, ындыр артына чыгып киттек. Мотоциклны кабыздым да утырып киттем. Тигез генә барам шулай. Берзаман каршыма сыер килеп чыкмасынмы! Мин куркуымнан газга тагы да ныграк басып, туп-туры сыер өстенә киткәнмен. Энемнең: “Газга басма!” – дип кычкырганы ишетелеп китә, ә мин аның саен катырак басам икән. Аннары, сыерны таптамыйм дип, кырыйга каерганмын – мотоцикл ауган килеш мине сөйрәп киткән. Энем Илдус йөгереп килеп туктатты да: “Синең белән бәлагә тарыр хәлем юк, курслар тәмам”, — дип, бүтән мине мотоциклга утыртмады.

— Ә шигырь язу кайчан башланды?

— Шигырь язуым балачактан ук башланды. Бу – нәселдән килгән шөгыль. Әниемнең әнисе, әни үзе гомер буе шигырь язды. Моннан берничә ел элек әниемнең шигырьләре бер тупланма булып “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыкты.

— Сез бик ишле гаиләдә үскәнсез. Туганнарыгызның барысы да Казанда яшиме?

— Юк, без Казанда өчәү — мин, энем Илдус, сеңлем Алсу. Илдус – мәдәният министры, Алсу – Дәүләт Советында законлылык регламенты һәм депутат этикасы бүлекчәсе башлыгы. Калганнарының төрлесе төрле шәһәрдә, сирәк булса да, аралашып яшибез. 9 баланың барысы да югары белемле, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр.

— “Һәркемгә дә үз өлешен биргән Ходай”, — дип язгансыз. Ә Сезнең өлешкә нәрсә тиде?

— Минем өлешкә зур сынаулар тиде. 3 айлык беренче балам үз кулларымда бер тәүлек эчендә үлеп китте. Хәлен җиңеләйтүче көтеп, миңа тилмереп, мөлдерәп карап торган күзләре әле дә күз алдымда. Истәлеккә аңа багышланган дүрт шигырем генә калды. Шулай да үземне бәхетсез дип санамыйм. Кызым Ләйсән бар. Быел энергетика университетын тәмамлый. Ул инде тормышта. Ире Илфат Эчке эшләр министрлыгына караган юридик институтны тәмамлап, берничә ел эчке эшләр системасында эшләде, хәзер башка өлкәгә күчте. Ике оныгым үсеп килә. Диана мәктәптә укый, Әдиләгә әле 3 яшь ярым гына.

Сезгә бит әле Ходай иҗат бәхете дә биргән. Үзегезнең шигъриятегезне ничек сыйфатлар идегез?

— Минем шигырьләр нигездә фәлсәфи-лирик, хисле лирика, саф, матур хисләргә коырлган. Һәр строфа логик бәйләнештә, эзлекле, аларның урынын алыштырып куеп булмый. Шуңадыр минем шигырьләргә көй язу авыррак. Моң салынган сүзләргә моңлы көйләр генә туа.

Көй язуы кыен дисәгез дә, Сезнең китаптагы бик күп шигырьләр җырга әйләнгән…

— Әйе, хәтта бер үк шигырьгә икешәр-өчәр композитор музыка язган. Алар арасында Илдус Тарханов, Резеда Ахиярова, Ганс Сәйфуллин, Луиза Батыр-Болгари, Чулпан Зиннәтуллина, Марсель Иванов, Фәрит Хатыйпов, Муса Маликов, Ильяс Вәлишаһ, Харис Ибраһимов җырлары да бар.

— Сезнең җырларны кемнәр башкара? Аларны Сез үзегез сайлап аласызмы?

— Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зилә Сөнагтуллина, Венера Ганиева, Рафаэль Сәхәбиев, Нәргиз, Мирсәет Сөнгатуллин, Лидия Әхмәтова, Рамил Миндияр кебек халыкка яхшы таныш артистлар башкара җырларымны. Үземә охшаган, хисләр белән дә, тавышларының моңы белән дә туры килгәннәрен сайларга тырышам.

Бүгенге эстрадага карашыгыз ничек?

— Бер-берсенә охшаган, примитив сүзләргә язылган җырлар күбәеп китте. Аларны киң сәхнәгә танылган артистларның алып чыгуы мине гаҗәпкә калдыра: шулкадәр дә талымсыз булырга кирәк бит! Урыслардагы шикелле сүгенү сүзләре кергән җырлар җырлый  башламасалар ярар иде дип котым алынып тора. Кайчак мәгънәсез сүзләргә бик матур көй язылган була. “Их, бу көйгә менә шулайрак итеп сүз язсаң, искиткеч матур җыр туар иде”, — дип уйлыйсың. Әлбәттә, эстрадабызда матур җырлар да күп. Яшь җырчылар арасында моңлы, үзенчәлекле тавышлылары да байтак. Бары зәвыклырак булсыннар иде дип кенә телисе кала.

Сезнең иҗат кичәләре үткәрелеп тора инде. Быел да кабатларга уйламыйсызмы?

— 1997 елда Казан милли-мәдәният үзәгендә, 2002 елда Г.Камал театры бинасында бик зурлап иҗат кичәләрем оештырылды. Соңгысында, хәтта утырырга урын җитмәде, күп кеше керә алмый калды. Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә 3 тапкыр кичәмне оештырдылар. Быел Казанда иҗат кичәләре үтккәрү планда юк. Бәлки, алдагы юбилей җиткәч ниятләрмен. Әмма районнарда укучылар белән дә, авыл халкы белән дә һәрдаим очрашып торам.

— Нәрсә мөһимрәк — эшме, гаиләме?

— Икесе дә мөһим, берсен дә аерып карамыйм. Алар тормышымда параллель бара, шуңа күрә авыррактыр да миңа. Узган гасырның 70 нче елларыннан бирле шөгыльләнгәнгә күрә, үземне профессиональ тәрҗемәче итеп саныйм. Бу эш миңа зур канәгатьләнү бирә. Урысча текстның татарча тәрҗемәсен турыдан-туры компьютерда җыючыга әйтә барам, ә ул минем арттан өлгереп җыеп бара.

Хис кешесемен – бөтен нәрсә хисләргә уралып, йөрәк аша үтә. Кайберсе, күңелне яралап, авыр җәрәхәт тә салырга мөмкин. Шулай булса да, йөрәктән саркып каннар тамса да, үземне кулга алып, тормышның матур якларын гына күрергә тырышып алга атлыйм. Бер дә бирешәсе килми әле.

Иң чибәр шагыйрә буларак, Сезгә мәхәббәт турында сорау бирми калып булмый: күңелегезне нурландырган, җаныгызны җылыткан сөю тарихы бармы?

— Әйе, минем тормышта тарихка кереп калырдай мәхәббәт булды. Ул чынлап та күңелне нурландырырдай, җаннарны җылытырдай хис иде. Ике яклап та матур шигырьләр, җырлар тудырган сөю ул!

— Шигырьләрегездә гел сагыну, көтү, зарыгу… Әллә бу мәхәббәт тарихы Сак-Сок язмышына әйләндеме?

— Шулай дип әйтергә дә була…

Матур булып туганчы, бәхетле булып ту, диләр. Ничек уйлыйсыз, матур кеше бәхетлеме ул?

— Матурлык бәхеттән битәр борчуларны күбрәк бирде бугай. Җанга үтә торган көнләшүләр, шуның аркасында чыккан низаглар…

Элегрәк җырлый идем, биюче идем – болар барысы да көнләшүгә сәбәпче булды. Нишләтим, яратам биергә. Бию көе уйнап җибәрсәләр, әле дә йөгереп биеп китәм, хәзер дә аягым идәнгә тими.

— Матурлыгыгызны ничек саклыйсыз?

— Аны саклап бетереп булмый инде Битемә тукландыра торган кремнан башка берни сөртмим – анысы да әле чит илнеке түгел — аллергия бирә. Чәчемне дә үзем карыйм. Миңа танышлар: “Үзеңне һәр көн болай карар өчен бик иртә торырга кирәктер”, — диләр. Юк, үземне тәртипкә китерергә 15-20 минут вакыт җитә.

— Картаюдан куркасызмы?

— Картаясы килми! Кеше яшәсен, яшәсен иде дә, тәне, бите картаймыйча, матур килеш, яшь килеш үлеп китсен иде. Әмма ни хәл итәсең: еллар барыбер эзсез узмый…

— Артка борылып уйлансагыз – ялгышлар күп эшләнгәнме?

— Әгәр яңадан ул елларга кайтып булса, башкачарак эшләр идем, дигән чаклар бар. Кызганыч, ул вакытта хәзерге акыл булмаган шул. Хәер, нәрсә сөйләп торырга, әле бүгенге акыл, тәҗрибә белән дә хаталар киткәли.

— Сез көнче кешеме: һәм тормышта, һәм мәхәббәттә?

— Тормышта мин көнче кеше түгел. Миннән баераклардан, миннән матурраклардан беркайчан да көнләшкәнем булмады. Хәтта кайберәүләр моңа аптырый да.

Яраткан кешене көнләү табигый, әмма ул авыру дәрәҗәсендә булырга тиеш түгел.  Үземне көнләүдән шактый тилмердем, аның нинди авыр, нинди газаплы халәт икәнен беләм. Минемчә, ул – кешенең акылын ала торган нәрсә. Әгәр үз-үзеңне тыймасаң, фаҗигаләргә дә китерергә мөмкин.

— Нинди бәйрәмнәрне яратасыз?

— Элек бөтен бәйрәмнәрне дә ярата идем. Хәзер бәйрәмнәр әллә ни кызыклы үтми. Шулай да балачактан бирле күңелгә якын Яңа ел бәйрәмен һәм туган көнемне яратам, көтеп алам.

Бала чакта әти мәрхүм Яңа ел җитүгә, өйгә чыршы куя торган иде. Аны шау-гөр килеп бизи идек. Мәктәптә минем әти һәрчак кыш бабай була, баянда уйнап, балаларны биетә, җырлата иде.  Әниемнең Кар кызы булганын да хәтерлим әле мин, ул бик матур җырлый иде.

— Бәйрәмнәрдә бирелгән нинди бүләкләрне кадерләп саклыйсыз?

— Педучилищеда укыганда әтием белән әнием миңа кул сәгате бүләк иткән иде. Ул бүген дә кадерле әйберләр саклана торган тартмамда.  Шул сәгать кулыма килеп эләксә, әти-әнием һәм үземнең яшь чакларым искә төшә.

Туган көннәргә якыннарым бүләк иткән алтын алка, беләзек, муенса, сәгатьләрне әле дә бик кадерләп тагып йөрим. Хатын-кыз буларак, француз хушбуйларын яратып кабул итәм.

Бәйрәмнәрдә ялгызлык ныграк сизеләдер инде…

— Мин 10 еллап балалар белән бергә яшәдем. Хәзер аерым торам. Балалар әлегә минем ярдәмгә мохтаҗ. Ялгызлыкны бөтен барлыгы белән сизмим әле. Шулай да, үз насыйбым мине табар дип өметләнәм.

— Ә ул кеше нинди булырга тиеш соң?

— Ул кеше ышанычлы, миңа таяныч һәм, гомумән, төрле яктан матур кеше булырга тиеш. Бер-береңне яратып, ихтирам итеп, ярдәмләшеп яшәрлек булмаса, ул кешенең кирәге юк тормышта.

Сәламәт булып, балаларыңның игелеген күреп, иреңнең яратуын тоеп яшәсәң, хатын-кызга тагын ни кирәк?!

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт